Гаиләмне яратам.
Бик яратам гаиләмне,
Өйгә ашыгып кайтам.
Әти белән әнигә
Бишлеләр төяп кайтам.
Бишлеләрне күрү белән
Әни шундый сөенә.
-Булдыргансың, улым, -диеп
Аркамнан килеп сөя.
Әти генә никтер шунда
Сөенгәнен күрсәтми.
-Егет булгач җитмеш төрле
Һөнәр белү кирәк, -ди.
Ә мин беләм: әти дә бит
Шатлана бишле күргәч.
Үземә дә рәхәт була
Минем өчен сөнегәч.
Безнең гаилә.
Гаиләбездә без дүртәү:
Әти, әни, мин, энем.
Тагын бар икән әле-
Байкал исемле этем.
Әти зур КамАЗ йөртә,
Әни эшенә китә.
Көн дә мәктәпкә безне
Мизхәт бабабыз илтә.
Ял көннәре бергәләп
Без әбигә барабыз.
Анда рәхәт, күңелле
Уйный-уйный арабыз.
Бик күңелле яшибез
Тату безнең гаиләбез.
Һәркемгә үрнәк булып
Яшик шулай бергә без!
Мин- татар малае.
Туган телемдә сөйләшәм
Татарча, матур итеп.
Яратып-сөеп эндәшәм
Әти-әнием диеп.
Шулай күркәм сөйләшергә
Кем өйрәтте дисезме?
Билгеле, әнием минем,
Сез аны беләсезме?
Татар теленә өйрәтә
Минем дусларымны да.
Кызыклы да, күңелле дә
Безнең тел дәресендә.
Сезгә дә эндәшәм, дуслар:
Үз телегезне белегез!
Татар малае мин диеп
Горурланып йөрегез!
Туган телем- Тукай теле.
Туган телем- Тукай теле
Дөньяда иң затлы тел.
Җанлы тел ул- минем телем,
Шуңа аны әйбәт бел!
Тукай абый татар телен
Таныткан бар җиhанга.
Бүген аны мин өйрәнәм
Туган телем булганга.
Әкиятләр укыйм көн дә,
Шигырьләр дә язам мин.
Тукай абыйга сокланам,
Шуннан үрнәк алам мин.
Рус телен белү дә кирәк!
Өйрәник без аны да.
Өйрәник, тик hич онытмыйк
Туган телебезне дә.
Әтигә алмашчы кирәк.
Әти белән бергәләп
Өй салабыз тырышып.
Энем дә йөри безгә
Таш ташырга булышып.
Өеп куйдык нигезне.
Шәп итеп-чупай таштан.
Әти әйтә: иң шәп өй
Була бит ул агачтан.
Осталар килделәр дә
Өеп куйдылар бура.
Хәзер инде ерактан
Өебез балкып тора.
Мин дә тик тормыйм әле.
Чүкеч, кадаклар кулда.
Әти такта какканда
Ярдәм итәм кырында.
Бергә эшләү күңелле,
Ләкин бераз ардыра.
Чөнки кич җиткәч мине
Дәресләр көтеп тора.
Өлгерәм барысына да
Тырышып укыйм мәктәптә.
Әтигә алмашчы булып
Үсәрмен киләчәктә.
Бик яратам гаиләмне,
Өйгә ашыгып кайтам.
Әти белән әнигә
Бишлеләр төяп кайтам.
Бишлеләрне күрү белән
Әни шундый сөенә.
-Булдыргансың, улым, -диеп
Аркамнан килеп сөя.
Әти генә никтер шунда
Сөенгәнен күрсәтми.
-Егет булгач җитмеш төрле
Һөнәр белү кирәк, -ди.
Ә мин беләм: әти дә бит
Шатлана бишле күргәч.
Үземә дә рәхәт була
Минем өчен сөнегәч.
Безнең гаилә.
Гаиләбездә без дүртәү:
Әти, әни, мин, энем.
Тагын бар икән әле-
Байкал исемле этем.
Әти зур КамАЗ йөртә,
Әни эшенә китә.
Көн дә мәктәпкә безне
Мизхәт бабабыз илтә.
Ял көннәре бергәләп
Без әбигә барабыз.
Анда рәхәт, күңелле
Уйный-уйный арабыз.
Бик күңелле яшибез
Тату безнең гаиләбез.
Һәркемгә үрнәк булып
Яшик шулай бергә без!
Мин- татар малае.
Туган телемдә сөйләшәм
Татарча, матур итеп.
Яратып-сөеп эндәшәм
Әти-әнием диеп.
Шулай күркәм сөйләшергә
Кем өйрәтте дисезме?
Билгеле, әнием минем,
Сез аны беләсезме?
Татар теленә өйрәтә
Минем дусларымны да.
Кызыклы да, күңелле дә
Безнең тел дәресендә.
Сезгә дә эндәшәм, дуслар:
Үз телегезне белегез!
Татар малае мин диеп
Горурланып йөрегез!
Туган телем- Тукай теле.
Туган телем- Тукай теле
Дөньяда иң затлы тел.
Җанлы тел ул- минем телем,
Шуңа аны әйбәт бел!
Тукай абый татар телен
Таныткан бар җиhанга.
Бүген аны мин өйрәнәм
Туган телем булганга.
Әкиятләр укыйм көн дә,
Шигырьләр дә язам мин.
Тукай абыйга сокланам,
Шуннан үрнәк алам мин.
Рус телен белү дә кирәк!
Өйрәник без аны да.
Өйрәник, тик hич онытмыйк
Туган телебезне дә.
Әтигә алмашчы кирәк.
Әти белән бергәләп
Өй салабыз тырышып.
Энем дә йөри безгә
Таш ташырга булышып.
Өеп куйдык нигезне.
Шәп итеп-чупай таштан.
Әти әйтә: иң шәп өй
Була бит ул агачтан.
Осталар килделәр дә
Өеп куйдылар бура.
Хәзер инде ерактан
Өебез балкып тора.
Мин дә тик тормыйм әле.
Чүкеч, кадаклар кулда.
Әти такта какканда
Ярдәм итәм кырында.
Бергә эшләү күңелле,
Ләкин бераз ардыра.
Чөнки кич җиткәч мине
Дәресләр көтеп тора.
Өлгерәм барысына да
Тырышып укыйм мәктәптә.
Әтигә алмашчы булып
Үсәрмен киләчәктә.
Мансур Аглиев, 11 лет, пгт.Нижняя Мактама
Рейтинг: 0
Комментарии ВКонтакте
Комментарии
Добавить сообщение
Связаться с фондом
Вход
Помощь проекту
![]() |
Сделать пожертвование через систeму элeктронных пeрeводов Яndex Деньги на кошeлёк: 41001771973652 |



